Без бик рәхмәтле!
Су тормыш өчен кирәк дип әйтү генә әздер,
су-тормышның үзе ул.Судан башка тормышны
күз алдына да китерү дә мөмкин түгел.
Су чыганаклары чишмә-кизләүләр гомер-гомергә
изге саналган.
Соңгы елларда аларга игьтибар арту барыбызны да
сөендерә.
Иске Үтәмеш авылында өч урында кизләү
булып,берсе (быел)бөтенләй сузыз калды,иң күп
сулысы "Атау”кизләүе.
"Атау”кизләүенең тирә-юне ямсезләнеп,улагы
искереп,коймалары череп килүче чишмәне "Ямашнефть”эшчеләре җиренә җиткереп
ремонтладылар.
Кизләүдән бәреп чыккан су турысына,уңайлы
урынга тимер улак куйдылар,зур-зур паласларын рәхәтләнеп юарлык итеп,бетонлап
махсус урын ясадылар,юган суың агарлык итеп җайлап торба куелган.
Чишмә кырыйларын матур койма белән
әйләндереп,кер чайкый торган урында түбә астына алынды.
Чишмә яныннан агучы елга аркылы үтәргә,киң
ма-тур итеп басма салдылар.
Юлаучылар да тәмле-саф чишмә суында сусауларын
бастыралар,шешә-савытлар белән су алып китәләр.
Бу кизләүне матур-затлы итеп төзәттергән
"Ямашнефть”җитәкчесенә,йөрәк җылыларын да биреп,чын күңелдән төзәткән эшчеләргә,барлык
авылдашлар исеменнән бик зур рәхмәт белдерәбез.
Барыгызга да эшегездә яңадан-яңа үрләр
яулап,сау-сәләмәт булып,гаилә бәхете эчендә яшәүгезне теләп;
Миннур Хәйруллина.
|