Главная Каталог статей Регистрация Вход 
=====ДОБРО ПОЖАЛОВАТЬ-САЙТ УТЯМЕШЕМ =====
====

Меню сайта

Туган авылым

Утямеш гимны

Скачать музыку
музыка mp3
скачать mp3

Профиль
Здравствуйте, Гость
Гость, мы рады вас видеть.

Наш опрос
Вы откуда
Всего ответов: 227

Главная » Статьи » Мои статьи

Авылым чишмәләре

                                        

                           "Ширияздан  чишмәсе "

 

         Ширияздан чишмәсе бик уңай урынга – авылга кереп,таудан төшүгә уң якка урнашкан.Бу чишмә әллә кайдан күренеп тора.Ширияздан чишмәсе элек – электән авылыбыз халкын су белән тәэмин итеп торган.Бүген дә чишмә суының тәмле,чиста булуы белән аерылып тора.Бу чишмәне исән чакта Муратов Ширияздан бабай карап,имән улаклар ясап куйган.Вакыт уза,1952-1953 елларда чишмәнең суы бик аз калгач,чишмә яхшылап чистартыла,имән улаклар тимер торбаларга алыштырыла.Чишмә янына 4 каен агачы утыртыла.

           1995 елда чишмәне  Чирмешәннең ПМК-17 оешмасы эшчеләре чишмә тирәсен яңадан ясыйлар.4 бетон плитәне бастырып куеп,түбәсен ябалар,штакетниклардан койма ясалып куела.Бу эш "Чишмәләргә - яңа тормыш”девизы астында үткәрелә.

             2000 нче елда Ширияздан чишмәсен,шул чишмә суларын эчеп,шул чишмә урамында уйнап үскән,хәзерге вакытта Бөгелмә шәһәрендә яшәүче,Татгеофизикасының генерал директоры – Харисов Ринат Гатинович бик матур итеп,заманча ясата.

                 Чишмә тирәсе бик матур,ерактан ук үзенә тартып чакырып тора.Бу чишмәнеңачылу тантанасына Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев та килгән иде.Чишмәне Ренат Гатиновичның әнисе истәлегенә "Мәликә” чишмәсе дип үзгәрттеләр.

                         Чишмәне чиста тотуда авыл советы хезмәткәрләре,шул тирәдә яшәүчеләр,мәктәп укучылары үзләренең көчләрен кызганмыйлар.


                                                   "АТАУ ЧИШМӘСЕ”

 

Атау чишмәсе авылыбызның бик матур җирендә урнашкан.Ул янәшәсендә Зур Чирмешән елгасының уң як кушылдыгы булган кечкенә генә Үтәмеш елгасына агып тора.Тирә-ягында чирәмлек.Авыл халкы аңа бу атаманы Атау калкулыгыннан башланганга күрә биргәннәр.

                 Элек бу урында елга аркылы күпер булган,ә чишмә булмаган,ләкин су үзенең юлын нәкь шушы күпер янында тапкан.Вакыт үтү белән елга кечерәйгән,күпер сүтелгән,ә чишмә калган.

                    Чишмә бервакытта да караучысыз булмаган,аны һәрвакыт чистартып карап торганнар.Иң беренче булып бураны Абайдуллин Минзакир һәм Абайдуллин Зәки абыйлар ясыйлар.Сагидулла абый чишмәгә улак ясап куя.Чишмә тирәсенә каеннар утыртыла.

                      1990 нчы елда чишмә тирәсе Абдулгалимов Ринат һәм Суфиянов Атласлар тарафыннан койма белән әйләндереп алына.

                       Чишмәнең бик чиста,тәмле сулы булуы аркасында суны авыл халкы эчәр өчен файдалана.Авыл халкының яртысы бу чишмәнең күп сулы булуын үз итеп,кер чайкар өчен монда киләләр.

                                                    «Абзалетдин чишмәсе»

 

          Агачлар арасында яшереп кенә,авыл эченнән агучы бу чишмә урынында элек гади бер чокыр булган.Чишмә янында яшәүчеләр,аның суы әз булу сәбәпле суны чүмеч ярдәмендә генә алганнар.

            Вакыт үтү белән чишмәнең суы күбәйгән,чистартылган.

            Бетон плитәләр белән матурлап ясагач,су плитәләрнең ясалган урыныннан ага башлый.Бу эшне Фархутдинов Шайхетдин һәм Абайдуллин Минзакир абыйлар башкаралар.

            Абзалетдин чишмәсе Үтәмеш елгасына бик якын урнашкан,шуңа күрә бу чишмә язгы ташу вакытында ком,ләм белән каплана.Көчле су агымы плитәләрне һәм тирәсендәге ташларга йогынты ясый.Плитәләр кырыйга китә,алгы яктан каплап куйган ташлар ишелә.

              Чишмә тирәсен янәшәсендә яшәүчеләр чистартып карап торалар.2005 нче елда чишмәне Газизов Рафаэль белән Гильманов Минәхмәт эчен чистартып,кырыена ташлар өеп,улакларын яхшыртып ясадылар.Чишмәгә яңадан җан өрделәр.Хәзерге  вакытта бу чишмәнең суы тәмле,куллану өчен уңайлы.Халыкка хезмәт итә.

                                                    " Бишкизләү чишмәсе"

 

Бишкизләү чишмәсе Иске Үтәмеш авылыннан читтә урнашкан.Шуңа карамастан,аны авыл халкы үзенеке дип саный.

   Бишкизләү бик матур җирдән-таулык,болынлык уртасыннан җир астыннан

агып чыга.Аңа бу исемне биш җирдән агып чыкканга күрә биргәннәр.

    Халыкта Бишкизләүне "Изге чишмә”дип тә атыйлар.Әби-бабайлар чишмәгә килеп намаз укыйлар,дога кылалар.Алла тәгәләдән көннәр корыга китеп,яңгыр яумаса,яңгыр сорыйлар,ә студентлар,укучылар имтихан алдыннан барып,акча салып,теләк теләп кайталар.

     Авылда туй булып,Бишкизләүгә бармыйча калучы яшьләр юктыр.Чишмә янына килгән туганнар,кунаклар яшьләргә үзләренең иң изге теләкләрен телиләр.

      Хәзерге вакытта Бишкизләүнең суы аз ага,ә кайвакыт бөтенләй агудан туктап тора.Моның сәбәбен,Бишкизләүдән ерак түгел буровой вышкаларының эшләү нәтиҗәседер дип уйларга мөмкин.

       Бишкизләү язмышы өчен авыл халкы бик борчыла.Хәзерге вакытта чишмә тирәсен төзекләндерү сорала.Авылыбызның эчендәге чишмәләр матурланып төзекләндерелде,инде "Изге чишмә”булган Бишкизләү чишмәсе дә төзекләндерелмичә калмас дип ышанасы килә.



 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Админ (20.03.2010)
Просмотров: 2826 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
Иң матур чишмәләр безнең авылныкы))))))) biggrin

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
====

Мне нравиться
0

Погода
Погода в России

Карта


Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Поиск

Категории раздела
Мои статьи [9]

Copyright MyCorp © 2024
Rambler's Top100 Яндекс.Метрика